Бүген Спас районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов Россия ЭЭМның Спас районы буенча бүлегендә 2023 ел йомгаклары буенча утырышта катнашты. Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Завгороднев А.А., район прокуроры һәм җәмәгать судьясы катнашты. Утырыш барышында бүлек җитәкчесе Д.Б. Усманов ел нәтиҗәләре турында хәбәр итте, чакырылган вәкилләр бүлек эшен бәяләде һәм алда торган сорауларны билгеләде.