«Ел тәрбиячесе - 2024» һөнәри осталык конкурсы
“Ел тәрбиячесе - 2024” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабының беренче көне 11 гыйнварда Болгар шәһәренең “Кояшкай” балалар бакчасы” МБББМУ базасында узды.
Әлеге конкурс ел саен инновацион алымнарны, мәктәпкәчә белем бирү чараларын һәм технологияләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, педагогик хезмәткәрләрнең иҗади инициативасын үстерү, аларның һөнәри осталыгын арттыру, талантлы педагогларны ачыклау, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату максатында үткәрелә.
Конкурсантларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Ермилин Александр Николаевич сәламләде, ул аларга конкурс чараларында уңышлар теләде.
Профессиядә үз булдыклылыгын исбатлаганнар:
Усюкевич Елена Викторовна, "Чишмәкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе,
Зотова Елена Геннадьевна-Өч күл авылы балалар бакчасы тәрбиячесе,
Филистович Наталья Сергеевна,"Теремок " балалар бакчасы тәрбиячесе,
Демакина Олҗга Алексеевна, Никольское авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Тәрбиячеләр башка балалар бакчасыннан килгән балаларны «Балалар белән педагогик чара» конкурсында кызыксындыру, «Минем педагогик табышым» презентациясендә тәкъдим ителгән эшнең фәнни һәм гамәли әһәмиятен дәлилләү осталыкларын күрсәттеләр.
Алда мастер-класслар конкурсы.