Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Раштуа бәйрәме белән котлады!
Хөрмәтле Спас районы халкы һәм кунаклары!
Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Раштуа-тантана, иман, игелек һәм шәфкать символы. Бу бәйрәм өйләрне аеруча җылы, ә йөрәкләрне якты өметләр белән тутыра. Раштуаның якты бәйрәме игелекле эшләрдә һәм гамәлләрдә ярдәм итсен, ә көннәр шатлык һәм яхшылыкка ышаныч белән тулы булсын!