Күңелле боз шуу
Бөтен гаилә өчен бозда күңелле тамашалар үзәк шугалакта узды.
Балалар һәм ата-аналар тимераякта шудылар, әкият геройлары белән уйнадылар, спорт эстафетасында ярыштылар.
Уен нәтиҗәләре буенча Кыш Бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котладылар һәм баллы бүләкләр тапшырдылар.