2023 елның 27 декабрендә «Олимп» спорт мәктәбендә бадминтон буенча «Күңелле стартлар» ярышлары узды.
«Күңелле стартларда» өч яшь категориясе укучылары катнашты. Спортчылар ике командага бүленде. Ярышлар ачык, киеренке һәм дустанә атмосферада узды. Хисләр күп булды, чөнки һәркем җиңәргә теләде. Әмма ярышлар нәтиҗәләре һәм очколар санау буенча дуслык җиңде! Һәр команда 24 балл алды. Призерлар дипломнар белән бүләкләнде.Тренер-укытучысы Филиппова Н.Ю. барлык катнашучыларны татлы призлар белән бүләкләде. Спортчыларга киләчәктә җиңүләр һәм спорт азарты телибез!