Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта юбиляр Николай Ереминны хөрмәтләделәр

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

2023 елның 21 декабрендә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында юбилярны хөрмәтләделәр. Социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Николай Ереминга 95 яшь тулды. Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Гыйбадуллина, ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Бурумова, интернат-йорт директоры Лилия Кузовкина озак гомерле кешене шундый истәлекле юбилее белән котладылар. Николай Петровичка РФ Президенты Владимир Путиннан, район башлыгы Фәргать Мөхәммәтовтан котлау открыткалары, шулай ук бүләкләр тапшырылды. Юбиляр адресына намуслы хезмәте, авырлыкларны нык кичерә белүе өчен бик күп җылы сүзләр яңгырады. Николай Ереминга ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International