Шушы көннәрдә Лисичанск шәһәренә эшмәкәрләр һәм район халкы ярдәмендә 20 тонна авырлыктагы гуманитар йөк китерелде. Йөк составына азык-төлек товарлары: ярмалар, он, макарон, тушенка һәм агач материаллары кергән. Без сезгә аларның зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алар безнең ярдәмебезне һәм күптән көтелгән Җиңүне якынайтуда ярдәмебезне тоялар.