«Көзге игелек атнасы»республика акциясе йомгаклары буенча бүләкләү.
2023 елның 4 ноябреннән 18 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында “Көзге изгелек атнасы” акциясе узды. Ул ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ТР Беренче Президенты Хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе һәм “ТР иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан оештырыла.
Акция кысаларында районның беренчел белем бирү оешмаларыннан балалар 6 юнәлештәге чараларда катнаштылар:
- экологик юнәлеш
- социаль юнәлеш
- патриотик тәрбия
- мәдәният өлкәләре
- Вакыйгалы волонтерлык
- туристлык юнәлеше
Яхшылык-ул ярдәмчеллек, кешеләргә карата рухи мөнәсәбәт, башкаларга яхшылык эшләргә омтылу.