2023 елның 14 декабрендә Казанда күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм белем бирү эчтәлегенең этномәдәни компоненты булган мәктәпләр укучылары катнашында гала-концерт узды.
Чара Халыклар дуслыгы йортында «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды. “Шатлык” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Иске Рәҗәп урта мәктәбе” театр коллективы, туган тел һәм әдәбият укытучысы Фәйзиева Гөлназ Мөнир “Халык иҗаты” номинациясендә өченче урынны яулады. Коллективка җиңүчеләрнең дипломнары һәм 6 мең сумлык бүләк картасы тапшырылды. Лаеклы җиңүебез белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез.