6 декабрьдә Инвалидлар Декадасы кысаларында, көндезге төркемнән социаль хезмәтләр алучылар Болгар ислам академиясендә булдылар.

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә Инвалидлар Декадасы кысаларында, көндезге төркемнән социаль хезмәтләр алучылар Болгар ислам академиясендә булдылар. 

Социаль хезмәтләр алучылар музей, кулъязмаларны реставрацияләү һәм цифрлаштыру лабораториясе, уку процессы белән таныштылар, гыйбадәт кылу залында һәм китапханәдә булдылар.

2021елда төзелгән кулъязмаларны реставрацияләү һәм цифрлаштыру буенча уникаль лаборатория эшчәнлеге аеруча кызыксыну уятты.

Экскурсия барышында социаль хезмәтләр алучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International