2023 елның 4-6 декабрендә Спас муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбендә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге финалы узды.
Ярышларда бөтен республикадан 2 төркемгә бүленгән 12 команда катнашты:
Беренче төркемдә Казан, Мамадыш, Чистай, Әлмәт, Кукмара һәм Болгар командалары уйнады. Беренче уенда безнең «Волна» командасы «Олимп» Мамадыш командасын 4:1 исәбе белән җиңде. Калган уеннарда безнең команда җиңелде һәм ярышларның финал этабына чыкмады. Ләкин безнең футболчылар өметсезлеккә бирелми, аларның алга таба ярышларда җиңү теләге бар.
Спортчыларга җиңүгә сүнмәс ихтыяр һәм спорт дәрте телибез!