Сәләтле укучыларга ярдәм итү, аларның гомуми коммуникатив һәм тикшеренү компетенциясе дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 2023 елның 2 декабрендә Казанда Лев Толстой исемендәге VII Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсының йомгаклау туры узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Иске-Рәҗәп урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Минхәтипова Алина 2 нче урынны алды (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гарафутдинова Ф.М.). Алина белән Флюра Миңнасыховнаны котлыйбыз!