30 ноябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында район ветераннар советы Пленумы уздырылды.
Пленумның көн тәртибе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек буенча район ветераннары(пенсионерлары) төп бурычлары.Бөек Ватан сугышында халыкның тарихи хәтерен саклау һәм батырлыгын мәңгеләштерү. " Пленумга район ветераннар советы рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләр чакырылган иде. Пленум эшендә район башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вәгыйз улы катнашты.