Бүген 27 ноябрьдә Спас районы Башлыгы Ф. В. Мөхәммәтов районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге һәм район ветеринария инспекциясе белән берлектә ашыгыч киңәшмә үткәрде. Авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм КФХ җитәкчеләре белән Татарстан Республикасында бруцеллез очагын тарату һәм бетерү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Төп докладчы Б.А. Шәкуров булды , ул тулаем республикадагы вәзгыять һәм безнең район хуҗалыклары территориясенә хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларын кертүне профилактикалау һәм халыкка аграр продукция сатуны контрольдә тотуны көчәйтү чаралары турында хәбәр итте.