«Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Болгар һәркем өчен» проекты тормышка ашырыла, аның җитәкчесе - Прокофьева Гөлнара Рафаэльевна-«Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы»ТР Дәүләт бюджет учреждениесенә экскурсияләр оештыру бүлеге мөдире.
«Болгар һәркем өчен» проектын гамәлгә ашыру барышында 2023 елның 22 ноябрендә «Мөмкинлекләр территориясе» иҗат студиясендә һәм «Болгар осталары» Һөнәрчелек остаханәләрендә «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты»ДБОУ укучылары белән дәресләр узды.
Бу көнне проектта катнашучыларга проект командасы дәресләр үткәрде. «Болгар осталары» һөнәрчелек үзәгендә балалар агач белән эшләүне үзләштерәләр, чүлмәкче түгәрәгендә сыннар ясарга өйрәнәләр, тукыма буенча дәресләр үтәләр. «Мөмкинлекләр территориясе» иҗат студиясендә проектта катнашучылар тукыма кисәкләреннән курчак-обереглар ясыйлар, махсус өстәлләрдә ком белән рәсем ясыйлар, тегү, бәйләү һәм сәнгать рәсеме белән шөгыльләнәләр.