2023 елның 20 ноябрендә 14:00 сәгатьтә Спас муниципаль районы мәдәният йортында Спас районы профилактика субъектларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды. Балаларга аларның хокуклары һәм бурычлары турында искә төшерделәр. Шулай ук профилактика субъектлары Балигъ булмаганнарны кызыксындырган сорауларга җентекләп җавап бирделәр.
Чара 2013 елдан бирле Россия Федерациясе субъектларында уздырыла торган Бөтендөнья бала көненә багышланды.