Бүген 1 нче Болгар мәктәбендә шәһәр һәм район мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары белән халыкара мөнәсәбәтләр институты вәкилләренең һөнәри юнәлеш очрашуы булды. Балалар 2024 елда институтка керү кагыйдәләре, сайларга мөмкин булган юнәлешләр һәм белгечлекләр турында белделәр.