Болгар шәһәрендә «А. Алишның батырлыгы буыннар йөрәгендә» проекты гамәлгә ашырыла

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

«Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «А. Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проекты тормышка ашырыла, аның җитәкчесе – Сагирова Люция Шамильевна-Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре.

Проектны гамәлгә ашыру барышында түбәндәге чаралар уздырылды:

1. «Антошка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр белән язучы А. Алишның «Куян кызы», «Сертотмас урдэк», «Чукмар белэн Тукмар әкиятләре буенча татар телен укыту дәвам итте.

2.  Болгар шәhәренең 1 нче мәктәпнең укучылары әкиятләр буенча рәсемнәр әзерләделәр. Балалар эшләре конкурска тәкъдим ителәчәк, анда җиңүчеләр ачыкланачак һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

3. «Антошка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр тарафыннан язучы А. Алишның «Куян кызы», «Сертотмас урдэк», "Чукмар белэн Тукмар" әкиятләре буенча татар телен укыту дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International