Хөрмәтле Спас районы халкы!
2021 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы гамәлгә ашырыла (алга таба – Программа). Программа Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан имин булмаган санитар-эпидемиологик хәл һәм тиешле тискәре финанс-икътисади нәтиҗәләр, предприятиеләр һәм оешмаларның икътисади тотрыксызлыгы аркасында хезмәт базарында киеренкелекне киметү мәсьәләсен хәл итү максатыннан гамәлгә ашырыла.
Программада катнашу мөмкинлеге булган гражданнар категорияләре, уку программалары исемлеге һәм гариза бирү буенча инструкция кушымталарда күрсәтелгән. Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрне һәм аларның туганнарын укыту мөмкинлегенә аерым игътибар бирүне сорыйбыз.
Программа Федераль хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте ярдәме белән федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла һәм гражданнар өчен бушлай.
Программаны гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча 7 (843)5901451 телефоны яисә edu@crpk.tatar электрон почтасы адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.