2023 елның 1 ноябрендә Никольск урта белем бирү мәктәбенең һәм Бурак урта мәктәбенең педагогик сыйныфлары укучылары Казан педагогика көллиятендә булдылар. Балалар белән экскурсия һәм педагогик мастер-класслар үткәрелде. Профориентация чарасы Спас районы мәктәпләренең психолог-педагогик сыйныфлары белән Казан педагогика көллияте хезмәттәшлеге кысаларында үткәрелде.