"Олимп" спорт мәктәбенең спорт залында Спас муниципаль районы ветераннары(пенсионерлары) командалары арасында "Актив озын гомер" спартакиадасы узды. Спартакиадада районның беренчел ветеран оешмаларының 21 командасы катнашты. Җиңүче булып "Трансгаз Казан" командасы, 2 нче урында "Сәламәтлек" командасы (администрация), 3 нче урында Ямбакты авылы ветераннары командасы танылды. Җиңүчеләр кубок, диплом, командада катнашучылар тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнделәр, барлык командалар да актив катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.