"Минем бизнес" үзәге эшмәкәрләргә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен түләүсез хезмәт ачты.
Әзер кулинар, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен әзерләгәндә иминлеккә карата барлык таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча инструкция һәм үзтикшерү буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча экспертлары тарафыннан эшләнгән.
Инструкциядә һәм чек-биттә таләпләр җентекләп тасвирланган:
- су белән тәэмин итүгә һәм канализациягә;
- эш шартларына;
- чималны һәм азык-төлек продуктларын маркировкалауга, транспортировкалауга һәм саклауга;
- чимал эшкәртүгә һәм продукция җитештерүгә;
- әзер продукцияне саклауга һәм сатуга.
Үз-үзеңне тикшерү өчен инструкция һәм чек-лист алуга заявканы МСП.РФ Цифрлы платформасында "Ярдәмнең төбәк чаралары" бүлегендә бирергә мөмкин, алга таба "әзер кулинар, икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләрен әзерләгәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча чек-лист бирү" хезмәтен сайларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, МСПга ярдәм итү һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгеннән бушлай хезмәтләр алу мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр «Минем бизнес» үзәгенең 7(843)524-90-90 номеры буенча кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала.