14 октябрьдә Болгар музей - тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар батырлары» спорт-тарихи туризм фестивале узды, ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгы финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылды, проект җитәкчесе – Болгар музей – тыюлыгының фәнни хезмәткәре Лифантьева Татьяна.
Чарада 100дән артык кеше катнашты, алар-Спас муниципаль районыннан 12 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр, шулай ук фестиваль кунаклары булып Самара һәм Алабуга шәһәрләреннән яшьләр килде.
Балалар 9 спорт-тарихи мәйданчыкта ярыштылар, анда җитезлек, көч, Туган як тарихын белүләрен күрсәттеләр.
Ярышлар тәмамлангач, катнашучыларны «Тарихи кухня» мәйданчыгы каршы алды, анда кайнар төшке аш әзерләнде.
Фестивальнең тантаналы ябылышында җиңүчеләр игълан ителде:
Егетләр арасында 12-14 яшь категориясендә
беренче урын Савельев Кирилл - Болгар шәһәренең 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе;
икенче урын Терехин Матвей ГБОУ П. А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернаты;
өченче урын Граненков Александр Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Егетләр арасында 15-17 яшь категориясендә
беренче урын: Капотов Алексей ГБОУ П. А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернаты;
икенче урын Әхмәтҗанов Рәис ГБПОУ Спас тармак технологияләре техникумы;
Өченче урын Моисеев Кирилл ГБОУ П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернаты.
Егетләр арасында 18-22 яшь категориясендә
беренче урын: Шәрәфетдинов Ислам ГБПОУ Спас тармак технологияләре техникумы.
Кызлар арасында 12-14 яшь категориясендә
беренче урын: Прокофьева Диана Болгар шәһәренең 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе;
икенче урын Рәхимова Ралина Болгар шәһәренең 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе;
өченче урын Головяшкина Дарья ГБООУ Болгар шифаханә мәктәп-интернаты.
Кызлар арасында 15-17 яшь категориясендә
беренче урын: Бурумова Валерия ГБООУ Болгар шифаханә мәктәп-интернаты;
икенче урын-Лукашина Анна ГБОУ П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар мәктәп-интернаты
өченче урын Ехлакова АнастасияБолгар шәһәренең 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе;
Шмырин Максим МБОУ Болгар шәһәренең 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең абсолют Болгар батыры дип таныла.
Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.
Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Яңа очрашуларга кадәр!