«Татарча диктант» бөтендөнья акциясе

2023 елның 13 октябре, җомга

Бүген районның мәгариф оешмаларында татар телен белү буенча «Татарча диктант»акциясе узды. Анда район укытучылары һәм укучылары арасыннан 165 кеше катнашты. Алар татар язучысы Рөстәм Галиуллинның «Таҗетдин Ялчыгул» әсәреннән өзек язганнар.

Диктант нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң билгеле булачак. Һәр катнашучы үзенең бәясен акциянең рәсми сайтында кодлы сүз – телефон номеры буенча белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International