9 октябрьдә Балалар иҗаты йортында “Үсеш” берләшмәсендә укытучы Саитова О.А. «Минем әтием иң яхшысы!» дигән исем астында викторина үткәрде. Балалар викторина вакытында бәйрәм тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, ир-ат һөнәрләрен искә алдылар, әтиләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Викторина ахырында әтиләргә бүләк итеп кораллар салынган тартма ясаганнар.