Татарстан эшкуарларына социаль контракт алу һәм үз эшләрен ачу турында сөйләячәкләр

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен даими рәвештә онлайн-укыту үткәрә.

Укуда экспертлар эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре, шул исәптән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзү турында сөйлиләр. Укыту программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты ярдәмендә бушлай уза.

Бер тапкыр бирелә торган 350 мең сумга кадәр акчаны үз бизнесыңны ачуга дәүләттән алырга мөмкин. Социаль контракт аз керемле гражданнарга бирелә, аларның кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшкуарлык эшчәнлеген үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр сыйфатында тормышка ашырырга планлаштыручы граждан арасында төзелә. Контракт 12 ай дәвамында гамәлгә ашырылырга тиеш.

Уку программасында катнашу өчен МСП.РФ Цифрлы платформасында «Ярдәмнең региональ чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Социаль контракт төзүне планлаштыручы гражданнар өчен укыту программасына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Теркәү һәм укыту программасында катнашу мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектының максаты - бизнеска аның үсешенең барлык этапларында ярдәм итү: старт идеясеннән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International