Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре «Спас опторгы» ПБ «Жасмин»азык-төлек кибетендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.
Үткәрелгән чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Кулланучылар шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу таләпләре аңлатылды.
Товарда җитешсезлекләр табылганда һәм аларны судка кадәр хәл иткәндә кулланучылар белән конфликтлы хәлләрне карау мәсьәләләре кузгатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы