Педагог һәм остаз елына багышланган атна кысаларында Спас районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә педагогик хезмәт ветераннары, хезмәткәрләр белән очрашулар үткәрелә. Балалар кунакларны мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләр көне, өлкәннәр көне бию, җыр һәм күңел шигырьләре белән котлап, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәләр.