Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен “Һөнәр дөньясы” тренингы элементлары белән профориентация уены әзерләгәннәр.

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Һөнәр сайлау-яшүсмер чагында кабул ителергә тиешле иң мөһим карар. Кызганычка каршы, күп кенә яшүсмерләр һәр эшчәнлекнең конкрет үзенчәлекләре турында җитәрлек белмиләр һәм һөнәр сайлаганда үзләренең һөнәри кызыксынуларын һәм омтылышларын һәрвакытта да исәпкә алмыйлар.

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен “Һөнәр дөньясы” тренингы элементлары белән профориентация уены әзерләгәннәр. Чара барышында балалар бүген нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуын, һөнәрне ничек дөрес сайларга, әлеге сайлауның нәрсәгә бәйле булуын ачыклый алдылар. Чара барышында, яшүсмерләрне психолог, журналист кебек һөнәр вәкилләре белән очрашу көтә иде. Шулай ук уен тренингы кысаларында кызыклы биремнәр, тестлар, мастер-класслар, күнегүләр, әңгәмәләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International