ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов гражданнарны күчмә кабул итәчәк.
2023 елның 28 сентябрендә 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны күчмә кабул итәчәк.
Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: ТР, Спас районы, Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 17 йорт. Белешмәләр өчен Телефон: 8(84347) 3-01-21, 8(8432)21-77-85.