Спас кадетлары Ватанга ант бирде.
Тантаналы чара Болгарның үзәк мәйданында узды. Бүген П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе кадетлары Ватанга тугрылык турында тантаналы рәвештә ант иттеләр.Кадетлыкка багышлау гадәттә бишенче сыйныфта була. Тантаналы чара Болгарның үзәк мәйданында узды. Тантанага югары сыйныф кадетлары, педагоглар, кадет мәктәбе директоры Дмитрий Челышев, әти-әниләр, кунаклар җыелды. Кадетларны котларга Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, иеромонах Серафим килде. Валерий Осокин кадетларны район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов исеменнән котлады һәм бүген әйтелгән антларның һәрвакыт үтәлүен теләде. Руханилар кадетларга ныклык һәм уңышлы уку теләделәр, ә иеромонах Серафим җитди булырга кирәклеген, әмма шул ук вакытта күңелдә балачакның чисталыгын һәм кайгыртусызлыгын сакларга кирәклеген билгеләп үтте.