2023 елның 15 сентябрендә Болгар балалар сәнгать мәктәбе базасында татар язучысы А.Алишның тормышына һәм иҗатына багышланган район чарасы узды.

2023 елның 15 сентябре, җомга

2023 елның 15 сентябрендә Болгар балалар сәнгать мәктәбе базасында татар язучысы А.Алишның тормышына һәм иҗатына багышланган район чарасы узды. Чара барышында Спас муниципаль районы мәктәпләре укучылары «Туган илем! Барлык рухым сиңа, барсы синең өчен" әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим иттеләр.

Аннан соң ел саен үткәрелә торган Абдулла Алиш исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды, аның лауреатлары Казан шәһәре Совет районы «А.Алиш исемендәге 20 нче Гимназия» МББУ директоры Арысланова Рәхимә Миңнвәлиевна һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Аглиуллина Фирдәүс Әсәдулла кызы булды.

Чарада Татарстан Республикасының танылган язучылары, мәктәп укучылары, педагоглар, язучының туганнары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International