Спас районы балалар бакчаларында татар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышланган чаралар уздырыла. 15 сентябрьдә аңа туган көннән 115 ел тула.
«Колосок» балалар бакчасында тәрбияче Хәйдәрова Гөлсирән Бариевна җитәкчелегендә өлкән төркемдә "Абдулла Алиш - безнең дустыбыз"дигән әдәби чара уздырылды.
Чаралар вакытында балалар татар шагыйре - язучысының, әкиятченең тормышы, иҗаты һәм батырлыгы белән таныштылар.
Балалар "әкият героен атау" викторинасында бик теләп катнашалар, табышмакларны чишәләр, әкиятләрне һәм әкият геройларын танып белүдә актив һәм эмоциональ булалар. Ләкин иң кызыклы һәм истә калырлыксы - яраткан шагыйрьнең әкиятләрен инсценировкалау.
Чара ахырында балалар "әкиятләр дөньясы - Абдулла Алиша" китап күргәзмәсендә булдылар.
Никольск авылының балалар бакчасында «Сертотмас үрдәк» әкиятенең театральләштерелгән тамашасын әзерлиләр, Ямбакты авылының балалар бакчасында «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерәләр.