Рәсми булмаган мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү үз актуальлеген югалтмый торган бурыч. Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә эшчәнлек алып баручы, салымнар түләүдән һәм законнарда билгеләнгән мәҗбүри түләүләрдән качарга омтылучы эш бирүчеләрне ачыклау дәвам итә.
Уздырыла торган эш бик катлаулы, чөнки эшкуарлар хезмәткәрләрнең хезмәт хакының факттагы дәрәҗәсен, хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләре барлыгын төрлечә яшерәләр. Шуңа күрә, барыннан да элек, нәкъ менә хезмәткәрләр рәсми эшкә урнашуда, хезмәт шартнамәсен язмача төзүдә кызыксынырга тиеш, анда барлык эш шартлары, шул исәптән хезмәт хакы күләме дә язылган булырга тиеш. Мондый шартларда гына оешма хезмәткәре хезмәт законнары бирә торган барлык гарантияләргә исәп тота ала һәм эш бирүче хокукларында кысылмаячагына ышанырга мөмкин.
Хезмәт хакы эш бирүчедә гамәлдәге хезмәт хакы системаларына ярашлы рәвештә хезмәт килешүе белән билгеләнә. Бу чорда эш вакыты нормасын тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан ким була алмый.
Рәсми булмаган рәвештә эшләүче, «конвертта» хезмәт хакы алучы гражданнарны законлы хезмәт хокукларын бозу белән килешмәскә, аларны торгызу буенча чаралар күрергә чакырабыз, хокук бозу фактлары турында Спас муниципаль районында Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиягә хәбәр итәбез.
«Кайнар линия»телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
8 (84347) 3-05-69 яки 8 (84347) 3-00-64
Дүшәмбе-җомга 8.00-17.00
Төшке аш 12.00-13.00 сәгатьләрдә