Балалар китапханәсендә «Халыклар дуслыгы таҗы» интеллектуаль-уен программасы үткәрелде.

2023 елның 1 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында балалар китапханәсендә 1 сентябрьдә 2нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен «Халыклар дуслыгы таҗы» интеллектуаль-уен программасы үткәрелде. Чара барышында балалар ике командага бүленделәр. Уен берничә турдан торды. Балаларга әдәбият һәм тел белеме, Татарстан тарихы мәсьәләләре, портретлар буенча атаклы кешеләрне тану, халык костюмнары буенча милләт, мәкальне язып бетерү, хәрефләрдән сүзне татар телендә язу һ.б. мәсьәләләр тәкъдим ителде. Сорауларга җавап биреп, катнашучылар үз эрудициясен һәм логик фикерләвен күрсәтте. Балалар биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм үз белемнәрен киңәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International