Спас районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында районның яшь укытучылары секциясе узды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

2023 елның 29 августында “1 нче Болгар урта белем бирү мәктәбе” базасында Спас муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе эше планы кысаларында “Яшь педагог мәктәбе” секциясе утырышы узды.

Секция эшендә 12 укытучы катнашты.

Методист Н.Ю. Брыкалова «Заманча укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе - функциональ грамоталы кешеләр формалаштыру» темасы буенча яшь педагоглар өчен Практикум үткәрде.

«Гуманитар цикл педагогының иң яхшы шәхси сайты» презентациясе белән укытучыларны Авдеев Д.В. Өчкул урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, «Гуманитар цикл педагогының иң яхшы шәхси сайты» республика конкурсы лауреаты таныштырды.

Һөнәри осталык конкурсларында катнашу турында Хәмитова Светлана Николаевна Өчкул урта мәктәбенң рус теле укытучысы «Укучыларның проект һәм тикшеренү эшчәнлеге турында» сөйләде, Абдрахманова Анна Евгеньевна, «Болгар шәhәренң 1 нче урта белем бирү мәктәбе»нең география укытучысы, «Гражданны үстерәбез» социаль-актив технологияләр Бөтенроссия конкурсының Vl нче бөтенроссия конкурсы финалисты.

«Сәләтле укучы шәхесенә индивидуаль якын килүнең йогынтысы» темасына Терехин Николай Владимирович, Кадет интернат мәктәбенең биология, география укытучысы чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International