29 августта Шәһәр көненә багышланган бәйрәм кечкенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар тарафыннан «Кояшкай балалар бакчасының бию коллективы башкаруында «Елмаюлар кайда яши» биюе белән ачылды.
Чарага җыелучыларны бәйрәм белән Спас муниципаль районы Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Костина Алевтина Владимировна котлады. Болгар шәһәренең һәр балалар бакчасы Шәһәр көненә бүләкләр әзерләде: Кузнецова Вероника, Макарова Дарина, Корчагина Василиса («Колосок» балалар бакчасы), Чирковой Анна («Теремок» бакчасы) һәм «Антошка» балалар бакчасы ансамбле, «Чишмәкәй», «Теремок», «Солнышко», «Антошка» балалар бакчаларының бию коллективлары тамашачыларны биюләр белән сөендерде.
Белоглазова А.А. һәм Рәхимова Г.Р. (“Родничок” балалар бакчасы педагоглары) алып баручылар концерт программасы гына алып бармадылар, шулай ук Болгар шәһәре турында викторина да үткәрделәр. Балалар, сорауга дөрес җавап биреп, хәрефләр язылган шарлар алдылар һәм хәрефләрне кушып, «Болгар» сүзен укыдылар.
Балалар Петрова В.В., “Антошка” балалар бакчасы тәрбиячесе җитәкчелегендә “Фиксики” уенында рәхәтләнеп уйнадылар.
Бәйрәм шәһәр мәйданында "Яраткан шәһәр" флэшмобы белән тәмамланды