Бүген, 2023 елның 22 августында, «Болгар 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында, «Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында «Туган тел һәм әдәбият фәннәрен укыту», «Татарстан Республикасы Дәүләт (Татар) теле» август конференциясе кысаларында, Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары секциясе утырышы узды.
Секция эше барышында түбәндәге сораулар каралды:
2022-2023 уку елы өчен эш анализы һәм 2023-2024 уку елына бурычлар;
- Яңартылган ФГОСларны гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программасын кертү.
- Укучыларның туган (татар) теле һәм әдәбияты, Татарстан Республикасының дәүләт (татар) теле буенча программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү системалары.
- Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта һөнәри юнәлеш бирү минимумын кертү.
- Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү.
- Туган тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларга әзерлек буенча биремнәрне тикшерү.