Бүген Болгарның 1 нче урта белем бирү мәктәбе базасында педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе кысаларында «Технология дәресе – яңа формат» технология укытучылары секциясе утырышы булып узды.
Эш барышында түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:
1. Федераль белем бирү программасы (ФОП):
Максатлы һәм эчтәлекле бүлекләр
«Бердәм гомуми белем бирү эчтәлеге»порталы мөмкинлекләре
Технология буенча төп гомуми белем бирүнең федераль эш программасы
2. Дәрес эшчәнлегендә һөнәри минимум:
3. Технология дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру һәм технологик текстларны куллану үзенчәлекләре
4. Бөтенроссия олимпиадасына укучыларны технология буенча әзерләү тәҗрибәсе
5. 2022-2023 уку елында технология укытучыларының район методик берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау
6. 2023-2024 уку елына технология укытучыларының район методик берләшмәсе эш планын раслау