Спас районы башлыгы ТР Дәүләт киңәшчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Казанда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтовка Рәхмәт хаты тапшырды.
Быел июль аенда Болгар музей-тыюлыгында үткән «Яңарыш эпосы заманча укуда» фестивален оештырган һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен район башлыгына рәхмәт белдерелде.
Исегезгә төшерәбез, кунаклар чараны оештыруга югары бәя бирделәр.