Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы, Болгар шәһәре, Х.Шеронов ур., 2а йортында кулланучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча консультация өстәле оештырды.
Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм бу хокукларны Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашыру тәртибе аңлатыла.
Кабул итү барышында җитешсезлекләре булган товар сатып алынган очракта кулланучылар хокуклары, тиешле сыйфатлы товар алмашу, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срогы бозылган очракта эш итү тәртибе һ. б. мәсьәләләр тикшерелде.
Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча территориаль орган реквизитлары белән белешмәләр таратылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы