Спас районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Спас районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза. Беренче һәм икенче шәһәр мәктәпләрендә Мөхәммәтов Ф.В., Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы, Савинов Е.В., Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Солодянкина Е.В. мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча урынбасары, мәктәп администрациясе, ата-аналар булды. Бу акциядә 75 беренче сыйныф укучысы канцелярия кирәк-яраклары салынган портфельләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International