7-11 август көннәрендә балалар китапханәсендә татар китабы атналыгы узды. Бу атна кысаларында төрле чаралар үткәрелде. Балалар өчен татар телендә «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» кебек журналлар турында сөйләделәр.
«Татар әсәрләре битләре буенча» әдәби викторина үткәрелде, балалар «Татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыйбыз» акциясенә кушылдылар. Шулай ук китап күргәзмәсе дә ясалды: балаларның дусты Роберт Миңнулин (тууына 75 ел тулуга ) һәм "Сәлам, яңа китап" татар әдәбиятының яңалыклары, балалар өчен бу күргәзмәләрдә әдәбият күзәтүе үткәрелде. Китапханәче Эльмира Шәрифуллина, Фирүзә Җамалетдинова, Факел Сафин, Әминә Бикчәнтәеваның һәм башкаларның яңа китаплары турында сөйләде.