Спас муниципаль районында районның иң яхшы комбайнчыларын бүләкләү узды.

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Спас муниципаль районында 2023 елда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыюда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән районның иң яхшы комбайнчыларын хөрмәтләү узды, бүгенге көндә район игенчеләре чәчүлек мәйданнарның 60% тан артыгын җыеп алды.

Спас башлыгы урынбасары Тюнев Сергей Иванович һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе балыгы Дмитрий Сергеевич Савинов комбайнчыларны район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләделәр.

2023 елда иң яхшылар:
1. Нургалиев Илнар Илдус улы - "Нургалиев К. В." КФХ комбайнчысы
2. Зарипов Хәсән Нигъмәтҗан улы - "Минһаҗев И. И." КФХ комбайнчысы
3. Спирьков Александр Юрьевич - "Болгар" ҖЧҖ комбайнчысы
4. Кислюк Вячеслав Ярославович - "Планин И. А" КФХ комбайнчысы
5. Гатауллин Илдар Илдус улы - "ВЗП" Болгар" АҖ комбайнчысы

Тюнев Сергей Иванович районның барлык комбайнчыларына сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм югары җитештерү күрсәткечләре теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International