2023 елның 1 августында август киңәшмәләре кысаларында Болгар шәһәренең район мәдәният йорты базасында Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары секциясе утырышы узды

2023 елның 1 августы, сишәмбе

2023 елның 1 августында август киңәшмәләре кысаларында Болгар шәһәренең район мәдәният йорты базасында Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары секциясе утырышы узды.

Секция программасы буенча  (куратор Никитина С.А., МУ «ТР Спас муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге» мәгълүмат-методика бүлеге методисты) педагоглар «Федераль белем бирү программасы кертелгән шартларда мәктәпкәчә белем бирүнең һәм тәрбиянең һәркем өчен мөмкин булуы» темасы буенча фикер алыштылар.

Утырышта КФУ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү Идел буе төбәкара үзәгенең мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Шәехова Резидә Камил кызы катнашты. Балалар мәгариф учреждениеләре мөдирләре һәм тәрбиячеләре белән «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын кертүнең актуаль мәсьәләләре», «Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү» кебек мәсьәләләр тикшерелде.

Нәтиҗә ясап, педагоглар секция утырышының нәтиҗәлелеген һәм практик юнәлешен югары бәяләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International