30 июльдә Питрәч районында "Скорлупино-2023" Бөтенроссия фестивале узды.
Быел чара Татарстан халыкларының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына багышланды. Фестиваль программасына көч экстримы буенча "Батырлар күңел ачулары" ярышлары, халык уеннары һәм конкурслары, туган як тарихы һәм аның традицияләре буенча дәресләр кертелгән.
Фестивальдә Татарстанның төрле почмакларыннан 11 команда катнашты. Биш катнашучыдан торган Спас районы командасын Яшьләр парламенты әгъзалары тәкъдим итте.
Балалар барлык конкурсларда һәм ярышларда актив катнаштылар һәм фестиваль тамашачыларының симпатияларын яуладылар.