«Скорлупино» Бөтенроссия фестивале

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

2016 елдан Татарстан Республикасында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале (алга таба - Фестиваль) уза, ул Татарстан Республикасы яшьләре арасында зур популярлык казана. Фестиваль - вакыйгалар туризмы өлкәсендә Россиянең иң әһәмиятле туристлык премияләре лауреаты, шулай ук «Диво Евразии», «Гастрономическое впечатление» халыкара конкурслары лауреаты. Ел саен Фестивальдә төрле гастрономик рекордлар урнаштыралар, вакыйга Россиянең иң популяр гастрономия фестивальләре бишлегенә керә.

2023 елгы фестиваль программасы республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына ярдәм итүгә, рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга, республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, йолалары һәм кәсепләре белән кызыксынуга юнәлдереләчәк. Бай конкурс программасы әзерләнгән: мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында халык уеннары, Татарстанның авыл районнарындагы яшьләр командалары арасында көч экстримы буенча конкурс. Фестивальдә Россия төбәкләреннән һөнәрчеләр һәм халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе эшләячәк, шулай ук край тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләүче киң мәгариф һәм мәдәни программа узачак. Танылган Россия һәм Татарстан башкаручылары катнашында зур концерт программасы оештырылачак. Фестивальдә катнашучылар арасында Грузиядән һәм Беларусь Республикасыннан кунаклар булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International