Безнең районга зур кайгы килде. Бүген без Бельбасов Олег Григорьевич, Николаев Евгений Анатольевичны, Туров Иван Дмимтриевичны һәм Усов Александр Анатольевичны хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган дүрт егетебезне соңгы юлга озатабыз.
Без туганнарыбыз, якыннарыбыз белән бергә кайгырабыз һәм кире кайтарылмаслык югалту ачысын уртаклашабыз. Чын күңелдән кайгы уртаклашуыбызны кабул итегез. Аларның исемнәре мәңгегә безнең хәтердә калачак. Мәңгелек хәтеребез Геройларга!