Бу бәйрәм гомумкешелек кыйммәтләрен – игелек, мәрхәмәтлек, кызгануны гәүдәләндерә.
Ул якыныңны кайгыртырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә, гаилә нигезләренә тугрылыкны символлаштыра.
Традицияне саклау һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү җәмгыятьнең рухи яңарышы процессында зур роль уйный.
Бу көнне сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм иминлек телим. Корбан бәйрәме өйләрегездә шатлык-сөенеч, ә йөрәкләр мәхәббәт һәм шәфкать хисләре белән тулсын.