2023 елның 13 июнендә "Болгар" балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 1 смена ачылды.
Сменаны ачу тантанасында Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В.Мөхәммәтов, Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы А. Н. Вәлиәхмәтов, Спас муниципаль районының "Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте" җирле бүлеге җитәкчесе А. Н. Павликова, "Болгар" балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Л. Н. Вафина катнашты
Ачылыш тантанасына кунаклар ял итүчеләрне сәламләделәр һәм яхшы ялга теләк белдерделәр.